Путин Миңнехановка Россия — АСЕАН саммитын оештырган өчен рәхмәт белдерде
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миннехановка Россия — АСЕАН саммитын оештыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта РИА Новости яза.
«Саммитны оештыруда ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт. Казанда оештырылган чара һәрвакыттагыча иң югары дәрәҗәдә узды», — диде Путин Миңнеханов белән очрашу вакытында.
Видео: www.kremlin.ru
Президент республиканы Россиянең технологик үсеш өлкәсендәге лидерларының берсе дип атады. Төбәктә уникаль җитештерүләр барлыкка килә, дип өстәде ул.
Путин 17-18 июньдә Казанда саммитта эшли. Ул бүген ике утырышта катнашты. Россия Президенты һәм ассоциация илләре лидерлары 2026-2030 елларга исәпләнгән стратегик партнерлык буенча комплекслы гамәлләр планын раслады.
Добавить комментарий