Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Путин Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады. Котлау телеграммасы текстын Кремль матбугат хезмәте бастырган.“Корбан бәйрәме әйләнә-тирәдәгеләргә, якыннарыңа яхшы...


Россия Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады. Котлау телеграммасы текстын Кремль матбугат хезмәте бастырган.
“Корбан бәйрәме әйләнә-тирәдәгеләргә, якыннарыңа яхшы һәм гадел, мәрхәмәтле булырга, кадерләргә һәм кайгыртучанлык күрсәтергә чакыра”, - диелгән дәүләт башлыгы телеграммасында.
Ислам кыйммәтләре кешеләрне берләштерергә һәм “төрле халык, дин, мәдәният вәкилләре арасында яхшы күрше традицияләрен саклап яшәргә” ярдәм итә, дип белдерә Президент. Россиядә мәдәният диалогының тамырлары тирән, диде Путин.
Алдан “Татар-информ” Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика халкын Корбан бәйрәме белән котлавын  җиткергән иде.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: