Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Путин россиялеләрнең гомер озынлыгы 2025 елга 76 яшькә кадәр озынаячак дип белдерде

Әлеге күрсәткечкә җитәр өчен барлык мөмкинлекләр бар, дип саный Россия Президенты.Россия Президенты Владимир Путин Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет утырышында россиялеләрнең уртача...

Әлеге күрсәткечкә җитәр өчен барлык мөмкинлекләр бар, дип саный Россия Президенты.


«Россиялеләрнең уртача гомер озынлыгы 2025 елга 76 яшькә кадәр җитәр өчен барлык мөмкинлекләр бар, хезмәткә яраклы яшьтә үлем очракларын сизелерлек киметергә кирәк», – дип китерә Россия лидеры сүзләрен ТАСС.
Моннан тыш, Президент сәламәтлек саклау системасын камилләштерүне дәвам итүне таләп иткән. «Турысын әйтергә кирәк: күзгә күренерлек үзгәрешләр булса да безнең бик күп әле хәл ителмәгән проблемалар», – дип үз фикерен җиткергән ул.
Аның сүзләренчә, табиблар җитмәве, бигрәк тә зур булмаган торак пунктларда, күзәтелә. Моннан тыш, тикшеренү үтәр өчен кирәкле белгечкә язылу кыенлыгы бар. «Ә регистратураларда әле оятсызлык, тупаслык очрап тора», – дип шәрехли Путин.
Ил башлыгы фикеренчә, «поликлиникаларны һәм хастаханәләрне интернет белән тәэмин итеп кенә калмыйча, гражданнарның кабул итүгә һәм тикшеренүгә чиратларсыз һәм нервланмыйча керүенә ирешергә кирәк».
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: