Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Путин Татарстаннан бирелгән сораудан соң күп балалы гаиләләргә ярдәм итәргә кушты

Төбәкләр юл челтәрен үстерүгә үз гаризаларын бирергә тиеш, диде ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин. Күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү һәм әлеге терри...

Төбәкләр юл челтәрен үстерүгә үз гаризаларын бирергә тиеш, диде ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин. Күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү һәм әлеге территорияләрне алга таба үстерү турындагы мәсьәләне Татарстан журналисты Кирилл Шлыков күтәрде.
РФ Президенты аны мәсьәләне дөрес итеп куйган өчен мактады һәм Россия Федерациясендә инфраструктураны үстерүгә «зур акчалар» бүлеп бирелә, дип җавап бирде. «Бездә инфраструктурага зур акчалар бүлеп бирелә. Бу ихтыяҗларны проектларга кертергә генә кирәк. Мин бу бурычны Хөкүмәт алдына куячакмын. Төбәкләр юл челтәрен үстерүгә үз гаризаларын бирергә тиеш», — диде РФ Президенты.
Шлыков Татарстанда күп балалы гаиләләр бик күп, дип өстәде, һәм аларга җир кишәрлекләре бүлеп бирелүен, ә инфраструктура юклыгыннан даими рәвештә зарлануларын җиткерде.
«Инфраструктура үсешенә бүлеп бирелгән шушы 500 млрд сум, өстәвенә, илкүләм проектлар кысаларында тагын 460 млрд сумны алар үзләштереп кенә калмыйча, комплекслы бурычларны да хәл итсен, шул исәптән күп балалы гаиләләргә ярдәм итүне дә җайга салырга кирәк», — дип йомгаклады Путин.
Элегрәк Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, 2021 елда Татарстанда җир кишәрлекләре бирү исемлегенә 65,9 мең гаилә кертелгән. Кадастр исәбенә 45,7 мең җир кишәрлеге куелган. 41,7 мең күп балалы гаилә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән, 24,2 мең гаилә бушлай җир участогы бирүне көтә.
Казан шәһәрендә 6,6 мең гаиләгә җир кишәрлекләре бирелгән. Сокуры һәм Каймар бистәләрендә муниципаль массивлар үзләштерелде. Федераль массивларны үзләштерү буенча эш дәвам итә. Чаллыда күп балалы гаиләләргә 3,3 мең җир кишәрлеге бирелгән, 5,3 мең җир кишәрлеге бирү калган. Әҗмәкәй, Сәмәкәй, Илбухтино, Калмаш авылларында муниципаль массивлар тулысынча үзләштерелгән.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/23-12-2021/putin-tatarstannan-birelg-n-soraudan-so-k-p-balaly-gail-l-rg-yard-m-it-rg-kushty-5845800

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: