Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Путинга халык ышанычы рейтингы иң югары күрсәткечкә җитте

Сәясәтчеләргә халык ышанычы рейтингындагы Россия Президенты Владимир Путинның күрсәткече узган елның декабрь аенда иң югары дәрәҗәгә (57,7 процент) җитте. Бу мәгълүматны Бөтенроссия җәмәгатьчелек фике...

Сәясәтчеләргә халык ышанычы рейтингындагы Россия Президенты Владимир Путинның күрсәткече узган елның декабрь аенда иң югары дәрәҗәгә (57,7 процент) җитте. Бу мәгълүматны Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге җиткерә. Әлеге хәбәрне «Интерфакс» агентлыгы тапшыра.
Соңгы эш атнасында (25-29 декабрь) әлеге күрсәткеч 56,8 процент тәшкил итте, дип билгеләп үтә социологлар.
«Путинның Президент сайлауларында катнашачагы билгеле булгач, дәүләт башлыгына ышаныч белдерүчеләр артты. Төрле тикшеренү мәгълүматларыннан күренгәнчә, декабрьнең икенче яртысында россиялеләрнең Путинга мөнәсәбәте яхшырган. Бу – тенденциянең тотрыклылыгы турында сөйләргә мөмкинлек бирә», - диде Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең сәяси анализ һәм консультация практикасы җитәкчесе Михаил Мамонов.
Сәясәтчеләргә ышаныч рейтингының икенче баскычын Россия оборона министры Сергей Шойгу (18 процент) били. Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров – өченче урында (13,3 процент).
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: