Р.Миңнеханов Татарстан Нефть, газ һәм химия форумының Россиякүләм вакыйга булуын әйтте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә нефть ятмаларын сәнәгый эшкәртә башлауга 75 ел тулуга багышланган "Татарстан нефть, газ һәм химия форумы - 2018" не ачты.Форум традици...
Форум традиция буенча Татарстанда уза һәм республика өчен генә түгел, ә бөтен Россия өчен истәлекле вакыйга булып тора, дип билгеләп үтте Татарстан лидеры. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга уңышлар һәм яңа элемтәләр теләде.
"Бүген Татарстан нефть, газ һәм химия тармагы лидеры булып тора. Тармакның үсешенә нәтиҗәле йогынты ясый торган карарлар буенча фикер алышу өчен белгечләрне һәм профессионалларны җыя", - диде Россия энергетика министры урынбасары Антон Инюцын.
- Казанда "Татарстан нефть, газ һәм химия форумы - 2018" Россиянең нефть-газ тармагында зур халыкара чаралары исәбенә керә. Чара 4-6 сентябрьдә уза һәм Германия, Австрия, Нидерланд, Беларусь Республикасы, Азербайҗан, Казахстан һәм Россия төбәкләреннән 160 тан артык предприятие вәкилләре җыелачак.
tatar-inform.tatar
Добавить комментарий