Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов плей-офф алдыннан «Ак Барс» белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген, Омскиның «Авангард» командасы белән плей-офф сериясе башланыр алдыннан, «Татнефть Арена»да узган очрашуда «Ак Барс» тренерларына һәм уенчыларына мөрәҗәгат...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген, Омскиның «Авангард» командасы белән плей-офф сериясе башланыр алдыннан, «Татнефть Арена»да узган очрашуда «Ак Барс» тренерларына һәм уенчыларына мөрәҗәгать итте.
«Ак Барс» командасы — республикабызның горурлыгы һәм бренды, дип әйтергә теләр идем. Чемпионат пандемия аркасында катлаулы шартларда барды, төрле кыенлыклар булды. Әмма, шуңа да карамастан, сез лаеклы, һөҗүмле һәм кызыклы уен күрсәттегез. Алда безнең плей-офф. Аңлашыла ки, бу уеннар гади генә булмый, һәм барысы да җиңәргә тели, әмма безнең команданың потенциалы югары», — ди Миңнеханов. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты вакыйга урыныннан хәбәр итте.
Шулай ук Татарстан башлыгы Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциясенең плей-офф финалында «Ак Барс» командасының Омскиның «Авангард»ына җиңелүен искә төшерде һәм Казан хоккейчыларын реванш алырга чакырды.
«Өстәвенә, узган ел өчен бурычлар да бар („Авангард“ алдында — Т-и иск.). Узган ел шундый сынау булды, безгә бераз гына җитеп бетмәде. Әмма нинди генә булсагыз да, барыбер афәрин. Сез — республикабызның командасы. Безнең башка юлыбыз юк, без сезнең өчен җан атачакбыз», — дип белдерде ул.
Ул хоккейчыларга авыруларсыз һәм имгәнүләрсез уйнауларын теләде һәм матчларда гадел хөкемдарлыкка өметләнүен әйтте.
«Безнең команда лаеклы, һәм иң югары пьедесталга чыгу мөмкинлеге бар. Тренерлар составы да. Әмма иң мөһиме — клубыбызның президенты Наил Өлфәтович Маганов. Теләсә кайсы теләкләрегез һәм ихтыяҗларыгыз хәл ителәчәк. Без барыбыз да сезнең белән һәм җанатарлар белән бергә җиңүләребезгә сөенәчәкбез һәм югалтуларга көенәчәкбез», — диде ул.
Шулай ук ул хәзерге вазгыятьтә уңай эмоцияләр җитмәвен ассызыклады һәм «Ак Барс» уенчыларын матур һәм профессиональ хоккей күрсәтергә чакырды.
Исегезгә төшерәбез, «Ак Барс» — «Авангард» сериясенең беренче матчы иртәгә Казанда уза. Уен Мәскәү вакыты белән 19:30 сәгатьтә башлана. Моннан алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының спорт редакциясе ачык тренировка һәм «Ак Барс»ның кичә узган матбугат конференциясе турында зур материал чыгарган иде.
Артур Хәлилуллов
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/official/01-03-2022/r-st-m-mi-nehanov-pley-off-aldynnan-ak-bars-bel-n-ochrashty-5850418

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: