Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рафис Борһанов БДИга шпаргалка алып килмәскә киңәш итте

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов БДИ тапшырганда «язмышны сынамаска», ягъни имтиханга шпаргалка алып килмәскә киңәш итте. Бу хакта ул бүген «Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне»...

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов БДИ тапшырганда «язмышны сынамаска», ягъни имтиханга шпаргалка алып килмәскә киңәш итте. Бу хакта ул бүген «Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясе вакытында Казанның 116 нчы лицеенда сөйләде.
«Язмышны сынарга кирәкми – барлык шпаргалкалар, ярдәмче материаллар, телефоннар имтихан аудиториясеннән читтә калырга тиеш. Әгәр дә әлеге кагыйдәләр бозылса, җәза, һичшиксез, булачак. Имтиханда күзәтүчеләр, оештыручылар, видеокамералар күзәтә», - диде министр.
Киләсе елның 1 мартына кадәр материаллар яңадан каралырга мөмкин. «Күзәтүчеләр видеоязмаларны яңадан карый ала. Күз алдыгызга китерегез: кеше инде беренче курста укый, ә аны деканатка чакыралар һәм: «БДИ тапшыру кагыйдәләрен бозуыгыз турында документ килде, шуңа күрә сез уку йортыннан чыгарыласыз», диләр. Узган ел Россиядә мондый очраклар булды», – дип кисәтте Борһанов.
Ул БДИ тапшырганда укучыларга имтиханда игътибарны тупларга кирәклеген искәртте. «Балалар алдан ук фәннәр буенча апробацияләр уза. Алар инде әзерлекле булып килә, чөнки бу бланкларны инде тутырдылар, мондый эшләрне инде башкардылар», – дип өстәде министр.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, быел БДИда  бераз үзгәрешләр була. Аерым алганда, алар математикадан профиль яисә база имтиханы тапшыра. Узган ел чыгарылыш сыйныф укучылары бары тик профильле математиканы гына тапшыра иде.
«Алтын медальгә барган кешеләр, яхшы билгеләрдән тыш, үз белемнәрен имтиханда расларга, ягъни төп фәннәр буенча – рус теле һәм профильле математика буенча нәтиҗә 70 баллдан да ким булмаска тиеш. Яки база математикасы буенча 75 баллдан да ким түгел», - диде ул.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: