Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Рафис Борһанов татарстанлыларны Россия фәне көне белән котлады

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов республика халкын Россия фәне көне белән котлады."Фән көне - иҗади хезмәт кешеләре бәйрәме, аларның эшчәнлеге рухи ирек һәм...

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов республика халкын Россия фәне көне белән котлады.
"Фән көне - иҗади хезмәт кешеләре бәйрәме, аларның эшчәнлеге рухи ирек һәм шәхес үсеше символы булып тора. Без галимнәребез белән горурланабыз һәм чорлар, буыннар, фәнни традицияләр арасындагы бәйләнеш алга таба да дәвам итсен өчен барысын да эшлибез. Шуңа күрә мин чын күңелдән фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнүчеләргә яңа казанышлар, иҗади уңышлар телим!", - диелгән ТР Мәгариф һәм министрлыгының сайтында урнаштырылган Рафис Борһанов котлавында.
Ул хәзерге вакытта республика территориясендә йөздән артык фәнни оешма эшләвен, аларның гомуми саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында алдынгы урыннарда торуын билгеләп үтә.
"Региональ фәнни комплексның институтлар структурасы нигезен утыз биш югары уку йорты, утыз тугыз фәнни-тикшеренү учреждениесе, тугыз проект-конструкторлык бюросы, шулай ук унбиш корпоратив фәнни-тикшеренү институты һәм конструкторлар бюросы тәшкил итә", - дип ассызыклап үтә министр.
Аның фикеренчә, Татарстан тикшеренүләре һәм эшләнмәләренең алга таба үсеше "Фән" милли проектын гамәлгә ашыруга бәйле.
"Татарстанның күпсанлы фәнни оешмаларында, бу милли проектта тулаем катнашу өчен, дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-мәгариф һәм фәнни үзәкләрне җәелдерү, шулай ук матди базасын радикаль яңарту белән бәйле кирәкле булганнарның барысы да булуына шикләнмим", - ди Рафис Борһанов.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: