Рәис Юлламасы
Киләсе атнага, 17 октябрьдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышы С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.
Ундүртенче утырышның көн тәртибенә бердәнбер мәсьәлә – Татарстан Республикасы Рәисенең республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасын игълан итү. -Рөстәм Нургалиевичның, һәрвакыттагыча, республиканың эчке һәм тышкы хәленә җентекле анализ ясалган, якын киләчәккә бурычлар куелган чыгышын көтәбез, – диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Яңа төзелгән республика Хөкүмәте белән берлектә Татарстан Рәисе билгеләячәк юнәлешләр буенча, шул исәптән аларны финанс белән тәэмин итү өлешендә дә, килешенгән эшкә әзерләнәбез.
Добавить комментарий