Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

13 апрельдә мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлана

13-нче апрельдә мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлана. Аңа әзерлек турында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр һәм Казыйлар шурасының киңәйт...

13-нче апрельдә мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлана. Аңа әзерлек турында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр һәм Казыйлар шурасының киңәйтелгән утырышында фикер алыштылар.
Беренче тәравих намазы 12-нче апрельдә ястү намазыннан соң укылачак. Голәмәләр һәм казыйлар тәравих намазын 20 рәкәгать итеп укырга кирәклеген ассызыкладылар, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 36 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 700 сум. Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде. Зәкят түләү өчен дин әһелләре нисабны 310 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча).
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 25-нче мартта Павлюхин урамы, 91 адресы буенча яңа сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсен ачу планлаштырыла. Ул икенче катта урнашачак. Бүгенге көндә РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе ярдәме белән намаз бүлмәләре Казанның берничә сәүдә үзәгендә, шулай ук Республика клиник хастаханәсендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә ачылды.
Искәртәбез, Рамазан – мөселман календаренең тугызынчы ае. Бу айда дин тотучылар ураза тоталар, ягъни тәүлекнең якты вакытында таңнан алып кояш баешына кадәр ашамыйча, тыелганнардан тыелып торалар, ә ай азагында Ураза гаетен билгеләп үтәләр. Быел аны бәйрәм итү көне 13-нче майга туры килә.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: