Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Рамазан ае башлана!

Рамазан ае башлана!

Хәерле көн, дуслар. Җомга мөбарәк булсын. Сездә дә буранмы? Казанда ява... Инде бураннарга ияләнеп киләбез бугай. Хәвеф-хәтәрсез генә узсын. 18 февральдә кояш баеганнан соң рамазан аена керәбез. Уразаның беренче көне – 19 февральгә туры килә.

13 февраль 2026

Рамазан ае – Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, Аллаһы Тәгалә ризалыгын алырга, җәннәткә якынаерга бер форсат. -Татарстан мәчетләрендә тәравих намазлары 20 рәкәгать итеп укылачак, – диде журналистларга Татарстан мөфтие урынбасары, “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров. Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы карары буенча, фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 120 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен – 940 000 сум (алтын буенча). Сүз уңаеннан: нисаб ул – мөселман кешесенең, әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш, ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч.

– 120 мең сум акчасы булган кеше фитр сәдакасын түләргә тиешле, - ди Булат хәзрәт. – Аның иң азы – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде. Әгәр кеше рамазан аенда гына авырса, ул уразаны башка вакытта каза кылып тота ала. Сәламәтлеге сәбәпле гомумән тота алмаса һәм табиблар уразага керергә киңәш итми икән, ул вакытта һәр көн өчен фидия түли.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера