
Рамазан ае: сораулар һәм җаваплар
Хәерле җомга көннәре белән, дуслар. Мөселманнарның иң көтеп алынган Рамазан аеның да яртысына җиттек. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын. Бүген шул теманы дәвам итәбез.
14 марта 2025
-Рамазан аенда никах мәҗлесләре үткәрергә (никах укытырга) ярыймы?
-Рамазан аенда шәригатебезгә муафыйк һәр гамәлне башкарырга була (никах, баланы сөннәткә утырту һ.б.), әмма бәйрәм табыны авыз ачу вакытына әзерләргә кирәк. Бу очракта икеләтә савап: ифтар кылу мәҗлесенә никах мәҗлесе савабы да өстәлә.
-Уразалы килеш спорт төрләре белән шөгыльләнү (бик каты тирләү) уразаны бозмыймы?
-Уразаны боза торган гамәлләрдән кала башка гамәлләр белән шөгыльләнү уразаны бозмый. Спорт белән үзегезгә авырлык китермәсәгез, шөгыльләнергә мөмкин. Шулай да ураза сезгә авырлык булып тоелмасын өчен, организмны талчыктыра торган авыр хезмәтләрне рамазан вакытында калдырып торырга киңәш ителә. (Җаваплар ТР Диния нәзарәте тәкъдиме белән басылган “Рамазан. Ураза. Еш бирелә торган сораулар” китабыннан алынды).
Добавить комментарий