Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Рамазан аенда иң матур бизәлгән бинага – хаҗ юлламасы!

Рамазан аенда иң матур бизәлгән бинага – хаҗ юлламасы!

Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә.

30 гыйнвар 2026

Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар чакырыла. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек биналарга керү урыннарын бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр. Иң матур бизәлешне башкаручыга “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.
Иң яхшы тышкы бизәлеш түбәндәге күрсәткечләр буенча сайлап алыначак:
- ислам һәм Рамазан ае символикасын куллану;
- гадәти булмау һәм яңалык өстәү;
- масштаблык;
- эстетик күркәмлек;
- бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү;
- ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану.

Бәйгенең барышы һәм нәтиҗәләре белән ТР Нәзарәт сайтында танышырга мөмкин.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера