Рамазан ае 6нчы майда башлана
Бүген, Шәгъбан аеның 13 нче көнендә, Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум утырышында фитыр сәдакасының минималь күләме былтыргы кебек - 100 сум, зәкят чыгаручыларга...
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум утырышы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә үтте. Көн тәртибендә төп сорау буларак Татарстан Республикасында Рамазан-шәриф аена әзерләнү һәм аны үткәрү мәсьәләсе каралды.
Президиум әгъзалары Рамазан аеның беренче көне итеп 6нчы майны билгеләде. Беренче тәравих намазы 5нче май көнне ястү намазыннан соң укылачак. Утырышта катнашучылар - голәмәләр, казыйлар һәм мөхтәсибләр - тәравих намазын 20 рәкәгать итеп укырга кирәклеген ассызыклады.
Ураза ае быел 29 көннән торачак һәм 2019 елның 4 июнь көнендә гает намазы укылачак. Гает намазының вакытын утырышта катнашучылар зур шәһәрләр өчен уртак бер вакыт - иртәнге 7.00дә билгеләргә тәкъдим итте, авылларда - кояш чыгып 30 минуттан соң яки мәхәллә халкының бергә килешеп сайланган вакытта уздырыла.
Быел фитыр сәдакасының минималь күләме былтыргы кебек - 100 сум, зәкят чыгаручыларга - 600 сум. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә фидиянең күләме – 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме 230 мең сумны тәшкил итә.
"Татар-информ"
Добавить комментарий