Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
“Рамазан Фест” фестивалендә очрашыйк!

“Рамазан Фест” фестивалендә очрашыйк!

Сигезенче ел рәттән Казанда Ураза гаете уңаеннан зур бәйрәм оештырыла. Быел ул өч урында узачак.

28 марта 2025

Татарстанның танылган артистлары чыгышлары яңгыраячак төп сәхнә Г. Камал театрының иске бинасы мәйданында урын алачак. Биредә шулай ук фуд-корт оештырылачак. Кабан күле буенда исә “Опен-маркет Хәләл” узачак. Монда милли кием-салым, бизәнү әйберләре, төрле сувенирлар, тәм-томнар сатылачак. Өченче нокта – Каюм Насыйри урамындагы мәйданчыкта балалар сәхнәсе эшләячәк: малай-кызлар өчен бушлай мастер-класслар үткәреләчәк, аниматорлар һәм ходулистлар кунакларны төрле күңел ачулар белән сөендерәчәк. Һәм балаларга барлыгы 3000 “Петушок” кәнфите таратылачак, дип ышандыра оештыручылар. Фестиваль сәг. 13.00-дә башлана.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера