
Ранис Гыйләҗетдинов: "Бардым, көрәштем, җиңдем"
Шимбә көнне Мәскәүдә Сабантуй узды. Быелгы бәйрәм киләсе ел шулай ук Мәскәүдә үтәчәк Федераль Сабантуйга бер әзерлек тә булгандыр әле.Сабан туйларының күрке булган көрәш ярышларында өч үлчәү авырлыгын...
07 июля 2019
Сабан туйларының күрке булган көрәш ярышларында өч үлчәү авырлыгында 80ләп көрәшче бил алышкан. Социаль челтәрләрне күзәтеп баручылар күргәндер, Мәскәү Сабан туена Татарстаннан Чаллы көрәшчеләре юл алган иде. Моның өчен Чаллы командасының остазы, инде күпләп осталар тәрбияләгән Илнур Хәйбуллинга "афәрин!" дип әйтергә кирәктер.
Әлбәттә, көрәшчеләрнең барысына да бәхет елмаймаган. 75 кг.га кадәр бил алышкан Ленар Садыйков - икенче, 85 кг.га кадәр авырлыкта көрәшкән Роберт Шакиров өченче урынны яулаган. 85 кг.нан авыррак үлчәүдә исә уңыш Ранис Гыйләҗетдиновка елмайган. Ранисның үз сүзләренә караганда, бу авырлыкта барлыгы 26 көрәшче бил алышкан. Полуфиналда Эльдар Хәмитов та җиңелгән.
- Аллага шөкер, бардым, көрәштем, җиңдем. Дөресен әйтәм, нинди көрәш икәнен бик үк аңлап бетермәдем. Захват - татарча көрәшнеке, кагыйдәләр билбау көрәшенең ирекле стиленеке. Мөгаен, мишәр көрәше шулдыр инде. Кубок, медаль, грамота һәм 25 мең сум акчалата бүләк бирделәр. Бүләге мөһим түгел, иң мөһиме, үземне яңа шартларда, яңа көндәшләр һәм кагыйдәләр белән сынап карый алдым, - ди Ранис үзе.
Шунысыны да искәртик, Мәскәүдә киләсе елда Федераль Сабантуй узачак. Димәк, Чаллы көрәшчеләре быел ук анда барып, репетиция уздырып кайта алган.
Ә абсолют батырга көрәш булмаган биредә. 85 кг.нан авыррак үлчәү ул абсолют категория булып санала икән. Димәк, Ранис, тәкә яуламаса да, Мәскәү Сабан туеның абсолют батыры да булып танылган.

Добавить комментарий