Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рәшит Низамов архитектура университеты коллективының төзәтмәләрне хуплавын әйтте

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары һәм укытучылары 25 июньнән 1 июльгә кадәр уза торган Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашачак. Бу хакта ин...



Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары һәм укытучылары 25 июньнән 1 июльгә кадәр уза торган Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашачак. Бу хакта интервьюда вуз ректоры Рәшит Низамов белдерде.




«Без читтә калмабыз һәм РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашырга җыенабыз. Миңа төзәтмәләр ошый, алар гуманлы һәм безнең җәмгыятьнең барлык катламнарына, барлык яшь төркемнәренә (балалар һәм ата-аналар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, пенсионерлар) кагыла. Төзәтмәләр сәламәтлек саклауга һәм экологиягә кагыла. Гаилә кыйммәтләренә кагылышлы төзәтмәләр дә аңлаешлы», — диде ул.




Рәшит Низамов фикеренчә, югары уку йорты укытучылары һәм студентлары РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хупларга ниятли.




Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында сайлау участогы бар, аның эше барлык санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне исәпкә алып оештырылган. Университетта тавыш бирү күрсәткечләре югары булачак һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәп узачак, дип ышана ректор.



"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: