Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Разил Вәлиев: Телне, милләтне, мәдәниятне саклау өчен, авылларга мәдәният йортлары кирәк

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев авылларда телне, милләтне, мәдәниятне саклауда мәдәният йортларының әһәмияте турында әйтте. Исегезгә төшерәб...

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев авылларда телне, милләтне, мәдәниятне саклауда мәдәният йортларының әһәмияте турында әйтте. Исегезгә төшерәбез, бүген Разил  Вәлиев җитәкчелегендәге депутатлар төркеме Питрәч районының Кощаково, Карповка, Шәле мәдәният йортлары белән танышты.
Разил Вәлиев: Телне, милләтне, мәдәниятне саклау өчен, авылларга мәдәният йортлары кирәк<br>
Бу минутларда Питрәч районы мәдәният йортында комитетның күчмә утырышы башланып китте. Утырыш эшендә ТРның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров, ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева, Халыклар дуслыгы йорты Ирек Шәрипов һ.б.лар катнаша.
Сәламләү сүзе белән район башлыгы Эдуард Дияров чыгыш ясады. Ул күчмә утырыш уздыруда Питрәч районын сайлаган өчен рәхмәт белдерде һәм районның мәдәни тормышы белән таныштырып үтте.
"Бүген без өч авылда гына булдык. Районда 73 авыл, 24 мәдәният йорты бар. Безнең максат: һәр авылдагы мәдәният учагын төзекләндерү, яңарту, икенче сулыш өрү. Шушылай аралашып, киңәшләшеп, үз алдыбызга бурычлар куеп эшләгәндә күркәм нәтиҗәләргә ирешербез дип уйлыйм",- диде ул.
ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев утырышны дәвам итеп, тел саклануда мәдәният учакларының әһәмиятен билгеләп үтте.
"Авылдан башка Татарстанның үткәнен дә, бүгенгесен дә, киләчәген дә күз алдына китереп булмый. Чын, профессиональ сәнгать - шәһәрдә дибез. Бу чыннан да шулай. Әйтик, Казанда Камал, Тинчурин, Качалов театры да, Опера һәм балет залы да бар. Авыл кешесенең карап торган бер залы ул - авыл сәхнәсе. Без авылдан һаман нидер сорыйбыз, таләп итәбез, хәзер авылның үзенә ярдәм итәр чак җитте. Мәдәният учакларының телне, милләтне, мәдәниятне саклауда өлеше әйтеп бетермәслек",- диде ул.
Разил Вәлиев комитет утырышларының ким дигәндә ике тапкыр районнарда үтүен әйтте.
"Татар тотып карамыйча ышанмый. Без дә менә бүген вәзгыятьне үз күзләребез бүген күрү өчен килдек монда. Хәл ителәсе мәсьәләләрне күреп, киләчәктә Дәүләт Советы карарларына, хөкүмәт карарларына кертеп эшләсәк, нәтиҗәле булыр", - диде ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. Үз чыгышында ул шулай ук, тулы картинаны күз алдына китерү өчен, бер-берсеннән аерылып торган өч мәдәният йортына сәяхәт оештырган өчен, район башлыгы Эдуард Дияровка да рәхмәтен белдерде.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: