Регенсбург университеты студентлары татар кичәсендә кунакларга өчпочмак пешергән
Германиянең көньягында урнашкан Регенсбург шәһәре университетында белем алучы татар студентлары милли кичә уздырды. Университетта лингвистика юнәлешендә магистратурада укучы Казан егете Илшат Шәрәфетд...
![](http://tatar-inform.tatar/upload/image/2017/12/07/1.jpg)
“Регенсбург университетының халыкара студентлар берләшмәсе ярдәме белән үткән ел без Россиядән килгән яшьләр бергәләп, рус кичәсе оештырган идек. Быел татар мәдәниятенә һәм Татарстанга багышланган очрашу уздырдык. Мин университетта Чаллы кызы Зилә Билалетдинова белән танышкан идем. Ул ире, ике баласы белән инде өч ел Регенсбургта яши икән. Бу көннәрдә аңа Кукмарадан туганы – Зөләрә апа кунакка килде. Алар татар кичәсе өчен җитмеш өчпочмак, зур бәлешләр, азу пешерде. Германиядә укучы студентлар - Казан кызы Эльмира Хәбибуллина, Алабугадан Россита Бәшәрова, Мәскәүдән рус кызы Даша Кудрявцева да булышты. Нәтиҗәдә, табынга кыстыбый, кош теле дә өстәлде. Бавариянең татарлар җәмгыятеннән Кәрим Бикмуллин күчтәнәчкә Казан чәкчәге, талкыш кәләвә алып килде. Шулай итеп, чит ил студентлары татарларның яраткан ризыкларыннан авыз итә алды. Һәм, әйтергә кирәк, бик яраттылар, пешерүчеләргә, күчтәнәчләргә рәхмәт белдереп, берничә минут алкышлап басып тордылар”, - дип сөйләде Илшат Шәрәфетдинов.
![](http://tatar-inform.tatar/upload/image/2017/12/07/3.jpg)
![](http://tatar-inform.tatar/upload/image/2017/12/07/15.jpg)
![](http://tatar-inform.tatar/upload/image/2017/12/07/10.jpg)
![](http://tatar-inform.tatar/upload/image/2017/12/07/11.jpg)
![](http://tatar-inform.tatar/upload/image/2017/12/07/12.jpg)
![](http://tatar-inform.tatar/upload/image/2017/12/07/13.jpg)
Добавить комментарий