Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Рекордлы яз!

Рекордлы яз!

Көннәр аяз, күктә алсу Нур сибеп кояш көлә. Җиргә тама көмеш тамчы – Сагынып көткән яз килә. Әйтегезче, кайсы вакыт Яздагыдан ямьлерәк? Кыш айларын да яратам, Әмма яз күңеллерәк... (Мөнир Мазунов.)

17 марта 2025

Чынлап та, иң көтеп алган ай – яз җитте. Быел ул бигрәк тә ашыга-ашыга килде. Март башыннан өч температура рекорды куелды, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Бу айның беренче температура рекордын 9 нчы мартта теркәгәннәр. Башкалада һава торышы 6,2 градуска җиткән. Шулай итеп биш ел элек булган күрсәткеч яңартылган.
Икенче һәм өченче һава торышы рекордлары 14 нче һәм 16 нчы март көннәрендә булган. Һава температурасы җиде градуска кадәр җылынган. Алга таба да мондый рекордлар кабатланырга мөмкин, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.
Дуслар, ә сез иртә язга шатмы?

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера