Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Рекордлы кыш!

Рекордлы кыш!

Тагын буран. Быелгы кыш чын мәгънәсендә рекордлы! Казан ишегалларында йөри торган түгел... Бүген башкала мәктәпләрендә укучылар дистанцион рәвештә белем ала. Кичә кичтән шундый карар кабул ителде.

17 февраль 2026

Кыш башыннан бирле Казан урамнарыннан 1 миллион тоннадан артык кар чыгарылган. Шуның 903,6 мең тоннасы (88 проценты) гыйнварда һәм февральнең яртысына туры килә. Кыш айларында кар катламының калынлыгы 80 см дан артып киткән – бу Себер төбәге шәһәрләре күрсәткечләре белән чагыштырырлык. Республика Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, февральнең ике атнасында Казанда 54,4 мм (айлык норма 37 мм) явым-төшем булган, бу норманың 147 проценты.

-Быел гадәти булмаган климат шартларында эшлибез, алда әле тагын ике атна кыш,- дип зарланды башкалада урам җыештыручы булып эшләүче Тәнзилә Яруллина. – Мондый кышны хәтерләмим. Казанда соңгы ун эчендә иң карлы кыш 2024 ел дип игълан иткәннәр иде, ул чакта моның яртысы гына яуды кебек. Шәһәрдә генә түге, авылларда яшәүчеләр дә зар елый. “Карны кая куярга белгән юк”,- диләр. Шунысы шатландыра – тиздән яз. Ә әлегә түзәргә кала, чөнки алдагы көннәрдә дә кар явачак ди, синоптиклар.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера