Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Республикадагы беренче экология сыйныфы өчен гамәли дәрес узды

Республикадагы беренче экологик сыйныф укучылары Табигать тарихы музеенда булды. Табигать турында күчмә дәресне Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәга...

Республикадагы беренче экологик сыйныф укучылары Табигать тарихы музеенда булды. Табигать турында күчмә дәресне Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Гыйльмеҗанова үткәрде. Беренче сыйныф балалары Җирнең геологик тарихын өйрәнде, уникаль минераллар коллекциясе белән танышты, палеонтологик казу эшләрендә катнашты, динозаврлар турында мультфильмнар карады. Киләчәктә аларны Казан зоопаркына, Идел-Кама тыюлыгында экология буенча гамәли чаралар көтә.
"Беренче экологик сыйныф" проекты Татарстанда Казанның 3нче гимназиясендә эшли башлады. Ул Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының республикада экология һәм җәмәгать киңлекләре елы кысаларында гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә әлеге идарәнең матбугат хезмәте.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: