Рөстәм Миңнеханов Бишкәк шәһәрендә «Автомаш-Радиатор» предприятиесендә булды
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүе буенча, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысаларында «Композит Групп» холдинг компаниясенә ке...
Предприятие элеккеге шырпы фабрикасы базасында оештырылган булган. Башта ул төрле металл савытлар, су үткәргеч колонкалар, троллейбус ныгытмалары һәм урман кисү рамнары чыгаруда махсуслашкан.
Хәзер «Автомаш-Радиатор» ҖЧҖ БДБ илләрендә иң зур предприятиеләрнең берсе һәм Үзәк Азия дәүләтләрендә двигательләр һәм җылылык радиаторларын йөк һәм җиңел автомобильләргә, шулай ук тракторларга проектлау һәм җитештерү өлкәсендә 50 еллык тәҗрибәгә ия булган бердәнбер предприятие.
Заманча радиатор җитештерү оешмасы автомобиль һәм тракторларга 430 төр радиаторлар чыгару буенча махсуслашкан. Шул ук вакытта җитештерелгән продукциянең 98 проценты якын һәм ерак чит илләргә: Россия, Украина, Беларусь, Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Латвия, Венгрия, Молдавия һәм Польшага экспортка бара.
Предприятиедә һөнәри әзерлекнең тулы курсын узган 536 югары квалификацияле белгеч эшли.
Добавить комментарий