Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында тикшерү үткәрергә кушты

"Татар-информ" МА хәбәр итүе буенча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгарда яшьләр форумы үткәч ачыкланган хокук бозу очракларыннан соң республика Яшьләр эшләре министрлыгында тикшерү үткәрер...

"Татар-информ" МА хәбәр итүе буенча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгарда яшьләр форумы үткәч ачыкланган хокук бозу очракларыннан соң республика Яшьләр эшләре министрлыгында тикшерү үткәрергә кушты. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Премьер-министр Алексей Песошинга коррупциягә каршы тикшерү барышында ачыкланган хокук бозу фактлары буенча Яшьләр эшләре һәм Урман хуҗалыгы министрлыкларында тикшерү үткәрергә йөкләмә бирде», - диде Галимова.
ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе хезмәткәрләре элегрәк Татарстанның дәүләт хисабына финанслана торган «Сәләт» фонды эшендә 2 миллион сумлык хокук бозу фактын ачыклаган иде. Аерым алганда, Биләрдә яшьләр форумын үткәрү өчен документларда күрсәтелгәннәренә караганда күпкә арзанрак палаткалар бирелгән булган.
Ул чагында фондта тәэмин итүче мәйданчыкка тендерда күрсәтелгән палаткаларны түгел, ә башкаларны китерде дип җавап бирделәр. Шуңа күрә палаткаларны тиз арада алыштыру мөмкинлеге булмаганлыктан башкалары кулланылган.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: