Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов Expo Dubai күргәзмәсенең ачылышында катнаша

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүе буенча, бүген Дубайда Expo Dubai күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең Россия павильонын ачу тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килд...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүе буенча, бүген Дубайда Expo Dubai күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең Россия павильонын ачу тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.
«Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә. Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы Бөтендөнья күргәзмәдә Россия павильоны ачылышында катнашу өчен килде», — дип сөйләде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Expo Dubai 2020 - дөньядагы иң глобаль күргәзмә. Ул 2021 елның 1 октябреннән 2022 елның 31 мартына кадәр узачак.
Россия павильонының темасы - «Иҗади акыл: киләчәкне берләштереп», павильон «мобильлек» зонасында урнашкан.
Татарстан Республикасы стенды Россия павильонында 10 көн булачак, бу Россия Федерациясе тарафыннан дөнья дәрәҗәсендә тәкъдим ителгән беренче төбәк булачак.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина: "Без зур һәм югары технологияле стенд булдырдык, аның концепциясе безнең гасырлык традицияләребез һәм көчле инновацияләр белән бәйле. Без инновацион регион булуга карамастан, барыбер кыйммәтле ориентирларыбызны саклыйбыз, күп гасырлык тарихыбызны хөрмәт итәбез, һәм шул ук вакытта Россиянең югары технологияле төбәге булып калабыз».

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: