Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясе президенты итеп сайланды
Татарстанның Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе рәисе, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт оешмасы башлыгы Рифкать Миңнехановны республиканың Фәннәр академиясе президенты итеп сайладылар.
Аны бу вазифага билгеләнүе белән Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үзенең Телеграм-каналында котлаган.
«Цифрлы бурычлар буенча тыгыз хезмәттәшлекне дәвам итәрбез дип ышанам», – дип язган Айрат Хәйруллин.
Яшерен тавыш бирүдә Миңнеханов кандидатурасына 110 кешедән 109 кеше тавыш биргән, дип хәбәр ителә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rifkat-minnexanov-tatarstan-fannar-akademiyase-prezidenty-itep-sailandy-5873527
Добавить комментарий