Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Римма Ратникова Казан шәһәре ревматология үзәген 25 еллыгы белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Казан шәһәре ревматология үзәгенә 25 ел тулуга багышланган конференциядә катнашты. Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә бүген шушы датага багышл...

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Казан шәһәре ревматология үзәгенә 25 ел тулуга багышланган конференциядә катнашты. Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә бүген шушы датага багышлап, "Салихов укулары" фәнни-гамәли конференциясенең икенче көне узды.
"Инде чирек гасыр республикада ревматология хезмәте булу бик яхшы. Бу профессор Илдар Салиховның һәм сез, табиблар, казанышы. Интегүче пациентлар күп булуын әйтеп, мондый үзәк кирәклектә инандыру зур тырышлык сорый. Минем үземнең дә авырту танышым бар, мин моның нәрсә икәнен яхшы беләм. Сез безнең республика халкын гына түгел, башка төбәкләрдән дә пациентларны дәвалыйсыз. Алар монда рухи көч ала, өмет чаткылары уяна", - дип белдерде Римма Ратникова. Ул үзәк хезмәткәрләренә Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов "Салихов укулары" конференциясенең традициягә кереп киткәнен билгеләп узды. "Илдар Салихов проблеманы күрә, вакытында хәл итә белде. Үзәкне булдырганда, вакытында партнерлар да табылган", - диде.
Шәһәр ревматология үзәгенә 1993 елда, Казан дәүләт медицина университетының эчке авырулар кафедрасы мөдире, профессор Илдар Салихов инициативасы буенча нигез салына. 2011 елда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш ревматологы Илдар Салихов вафат була. Шуннан бирле “Салихов укулары” ел саен уздырыла. Үзәкне бүген Татарстанның атказанган табибы Равия Мухина җитәкли.
"Без үзебезнең остазыбызга хөрмәт белән карыйбыз, 7 нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Артур Делянга һәм Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенә үзәккә Илдар Салихов исемен бирү инициативасы белән чыктык. Без хуплау таптык. Бу безнең өчен зур сөенеч", - дип белдерде Равия Мухина "Татар-информ" хәбәрчесенә.
"Ревматология үзәге нәрсә соң ул? Татарстанда элек ревматология хезмәте юк иде. Бу беренче махсуслаштырылган ревматология клиникасы булды - Татарстанда гына түгел, бөтен Идел буе округында. Ревматология – катлаулы тармак, табиб һәм пациентның үзара аңлашуы булмаса, ниндидер уңышларга ирешүе кыен. Без пациентлар белән ничә ел кулга-кул тотышып эшлибез. “Вместе нас не сломать” шигаре белән эшләүче пациентлар мәктәбе дә бар", - диде ул.

Равия Мухина конференциягә Санкт-Петербург, Пермь, Ижевск, Ульяновскидан вәкилләр килгәнен әйтте. Аның сүзләренчә, Россиядә барлыгы 1320 ревматолог эшли, Татарстанда нибары 19 ревматолог исәпләнә. "Белгечлекнең авырлыгы шунда: без шул проблемалар белән еллар буена яшибез. “Бергә кияүгә чыгабыз, бергә бала табабыз, бергә имезәбез" һәм башкалар", - ди үзәк башлыгы.
"2002 елдан без югары технологияле дәвалау алымнарын куллана башладык – бу ген-инженер биологик препаратлар. Алар, дәвалау вакытында башланса, безнең пациентларны элекке тормышына кайтара. Башлангыч диагностика өчен 7 нче шәһәр хастаханәсендә барлык шартлар тудырылган: компьютер-резонанс томографиясе, денситометрия. Бу аппарат 10 ел элек бездә генә барлыкка килгән иде, ул остеопороз диагнозын куя. Без хәтта урын-җиргә беркетелгән, укый, эшли алмаган пациентларны аякка бастырабыз, 4 буынын алмаштырабыз. 2017 елда ревмоортопедия хезмәте “Ак чәчәкләр” конкурсы лауреаты булды", - дип белдерде Равия Мухина.
Конференция Россия ревматологлары ассоциациясе җитәкчесе Евгерий Насонов доклады белән дәвам итте. Ул чыгышында табибларга дәвалау үзенчәлекләре турында сөйләде.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: