Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Роспотребнадзор тикшерүеннән соң, Чаллыда ике шәхси балалар бакчасы ябылган

Узган елда Чаллыда суд карары нигезендә ике шәхси балалар бакчасы («Юниор» һәм «Сами с усами») ябылган. Автокаланың баш санитар табибы Илгизәр Бариев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте....

Узган елда Чаллыда суд карары нигезендә ике шәхси балалар бакчасы («Юниор» һәм «Сами с усами») ябылган. Автокаланың баш санитар табибы Илгизәр Бариев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Санитар табибларның шәхси бакчаларга карата төп дәгъвасы ашханә эшен оештыруга кагыла. Биредә еш кына кухня кирәк-яраклары җитәрлек булмаганлыктан, чи һәм әзер продуктларны турау өчен бер үк кораллар һәм өстәлләр кулланыла. Ризык әзерләү һәм савыт-саба юу процессына карата да дәгъвалар бар.
Мондый бакчаларда хезмәткәрләргә бәйле проблема да юк түгел. Аларда еш кына тәрбиячеләр җитми. Шуның аркасында алар кухняда да эшли, төркемнәрдә җыештыру белән дә шөгыльләнә, өстәвенә дәресләр дә үткәрә, дип искәртте Бариев.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Илгизәр Бариев белән килеште. Чаллы башлыгы сүзләренчә, шәхси балалар бакчалары муниципаль мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар җитмәүгә бәйле проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Әмма алар даими контрольдә булырга тиеш.
«Беренче чиратта, ашханәне тикшерергә кирәк. Арчадагы хәл кабатланмасын өчен, гап-гади таләпләрне үтәү зарур», - диде Наил Мәһдиев.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: