Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Россия ислам икътисады үзәген май аенда тәкъдим итәчәкләр

Россия ислам икътисады үзәген май аенда тәкъдим итәргә ниятлиләр. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинага сылтама ясап ТАСС агентлыгы хәбәр итә.«Май аенда без KazanS...

Россия ислам икътисады үзәген май аенда тәкъдим итәргә ниятлиләр. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинага сылтама ясап ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Май аенда без KazanSummit саммиты кысаларында Россия ислам икътисады үзәген тәкъдим итәчәкбез, аның өчен җиде юнәлеш буенча бизнес-план төзелгән инде. Әлеге үзәк өч структура: Татарстан Хөкүмәте, Саклык банкы һәм «Ислам үсеш банкы» тарафыннан расланыр, мөгаен. Аны оештыручылар устав капиталына тигез шартларда (һәркайсы – 33 процент) керер дип көтелә», - диде Талия Миңнуллина Сочидагы Россия инвестиция форумы кысаларында.
Россия ислам икътисады үзәге хәләл-медицина, хәләл-туризм, хәләл-азык-төлек, IT-хәләл һәм ислам икътисады юнәлешләре буенча эшләячәк.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: