Россия кибетләрендә азык-төлекнең яртысыннан артыгы сыйфатсыз – Роспотребнадзор
2016 елда җитештерүчеләрнең 66 проценты азык-төлек җитештерү һәм саклауда санитар нормаларны үтәмәгән.“Россия кибетләрендәге азык-төлекнең яртысыннан артыгын сыйфатсыз дияргә була”, – дип яза “Извести...
Россия авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күзәтчелек органнары исемлегендә ваклап сату оешмалары юк диярлек. 2016 елда андыйлар арасында таләпләрне бозучылар бик аз булуы ачыкланган. Әмма бу ваклап сату урыннарында азык-төлек продуктларының сыйфаты тиешенчә дигән сүз түгел. Кибетләр, супермаркетлар тикшерү органнарын читләп үтәргә һәм сыйфатсыз товарларны яшерергә өйрәнде, диелә хәбәрдә. Түрәләр бу мәсьәләдә әлегә бернәрсә дә эшли алмауларын таный. Ваклап сатучылар – ритейлерлар – тикшерүнең кайчан киләсен белеп, алдан әзерлек чарасын күрә икән.
Россия авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күзәтчелек хезмәте матбугат үзәгендә, вөҗдансыз сатучыларның тикшерү көнендә сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмаган товарларны саклау урыннарыннан чыгарулары яисә кибетләр бөтенләй ябылуы, аннан яңа оешма булып теркәлеп, сыйфатсыз товар сатуларын җиткерделәр.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, узган ел җитештерүчеләрнең 66 проценты азык-төлекне җитештерүдә һәм саклауда санитар нормаларны бозган. Барлыгы 56 мең оешма тикшерелгән.
“Татар-информ”
Добавить комментарий