Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Россия көненә — милли киемнән» бөтенроссия акциясе узачак

«Россия көненә — милли киемнән» бөтенроссия акциясе узачак

12 июнь – Россия көнендә «Россия көненә — милли киемнән» бөтенроссия акциясе узачак. Әлеге акциядә теләгән һәр кеше катнаша ала.

10 июнь 2026

Моның өчен 12 июнь көнне киемнәрегездә милли элементлар, аксессуарлар булырга, образыгыз традицион милли костюмны чагылдырырга тиеш. Чөнки милли кием — ул теләсә кайсы халыкның үзенчәлегенең мөһим символы, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Акция халык костюмының матурлыгын һәм уникальлеген, төрле халыкларның милли мәдәниятләре үзенчәлеген, гореф-гадәтләрне саклауның әһәмиятен ассызыкларга, бәйрәм көнендә урамнарда аерым бер атмосфера тудырырга мөмкинлек бирәчәк, ди оештыручылар.

Акция офлайн да һәм Вконтакте социаль челтәрләрендә онлайн да узачак. Кулланучыларга 12 июньдә үз сәхифәләрендә #наденьнародное һәм #наденьнародноенаДеньРоссии хештеглары белән этнографик халык костюмнарында фотоларын урнаштырырга тәкъдим ителә.

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера