Россия көнендә Казанда 2018 елгы Дөнья чемпионаты волонтерларын сынап карыйлар
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты көннәрендә ярдәм итүче шәһәр волонтерлары 12 июнь - Россия көнендә сынау узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.Бу көнне “Казан” Гаилә үзәге к...
Бу көнне “Казан” Гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкның барлык мөмкинлекләрен дә сынап булачак, дип саный Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары Марат Закиров.

“Безгә бу көнне хезмәт күрсәтүчеләрне мөмкин кадәр күбрәк катнаштырырга кирәк, алар фестиваль үткәрү көннәренең ничек оештырылачагын күрергә тиеш”, - диде Закиров.
Җанатарлар фестивале мәйданчыгында Волонтер үзәге эшли башлады. Анда 200дән артык волонтер җәлеп ителгән. Аларның кайберләре узган ел FIFA Конфедерацияләр Кубогы матчларын үткәрүдә катнаштылар.

Волонтерлар белән Казан мэры Илсур Метшин да аралашты. "Казанның зур спорт вакыйгаларын үткәрү тәҗрибәсе бар. Бу - Универсиада, Спортның су төрләре буенча чемпионат, Конфедерацияләр Кубогы, - дип билгеләп үтте ул. - Шул чакта ук кунаклар биредә кунакчыл кешеләр һәм үзенчәлекле волонтерлар эшли, дип билгеләп үткәннәр иде".
Фото: kzn.ru
Добавить комментарий