Россия көрәшчеләре ил беренчелегенә әзерләнә
Быелгы беренчелекне Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре кабул итеп ала. 17-20 март көннәрендә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә көрәш буенча Россия беренчелеге уза. Көрәш келәме 2001-2002 һәм 1999-20...
17-20 март көннәрендә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә көрәш буенча Россия беренчелеге уза. Көрәш келәме 2001-2002 һәм 1999-2000 елгы егетләр өчен җәелә.
Россия беренчелегендә илнең 20 төбәгеннән 300ләп көрәшче бил алышуы көтелә. "Стәрлетамак Арена" спорт сараенда берничә көн дәвам итәчәк мавыктыргыч алышларны 20 хөкемдар хөкем итәчәк. Үз авырлык үлчәвендә җиңүчеләргә спорт остасына кандидат исеме биреләчәк.
Бил алышулар 45, 50, 55, 60, 65, 70, 75, 80, 80+ һәм 90, 90+ килограмм үлчәү авырлыкларында булачак. Фаворитлар рәтендә – Башкортстан, Пермь, Оренбург, Мари Эл һәм, әлбәттә, Татарстан көрәшчеләре. Алардан тыш Ханты-Мансийск, Карача-Черкес, Чувашия һәм Төмәннең дә көчле көрәшчеләре бар.
Сүз уңаеннан: үсмерләр арасында Россия беренчелеге 2011 елдан бирле уздырыла. Моңа кадәр ярышларны Уфа, Казан, Йошкар-Ола, Красноуфимск, Чебоксар шәһәренең кабул иткәне бар.
Автор: Фәрит Салихов
Чыганак: "Татар-информ"
Добавить комментарий