Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләрен тикшерәчәкләр

19 сентябрьдә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы "Информика" мәгълүмати технологияләр һәм телекоммуникацияләр буенча дәүләт фәнни-тикшеренү институты белән берлектә мәктәпкәчә белемнең һәркем өчен ачы...

19 сентябрьдә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы "Информика" мәгълүмати технологияләр һәм телекоммуникацияләр буенча дәүләт фәнни-тикшеренү институты белән берлектә мәктәпкәчә белемнең һәркем өчен ачык булу мәсьәләләре буенча видеоконференция үткәрәчәк.
Киңәшмә барышында шулай ук төбәкләрдә мәктәпкәчә белем бирү системалары һәм балаларны исәпләү буенча мәгълүмати ресурсларны тормышка ашыру буенча чаралар каралачак.
Видеоконференция режимындагы киңәшмә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәйданчыгында илнең барлык субъектлары катнашында узачак.
Чарада фән һәм мәгариф министры урынбасары Т.Ю.Синюгина, "Информика" мәгълүмати технологияләр һәм телекоммуникацияләр буенча дәүләт фәнни-тикшеренү институты директоры Д.Ю.Боков, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре һәм очрашуда кузгатылачак мәсьәләләр буенча җаваплы белгечләр катнашачак.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: