Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

“Россия – минем тарихым” Казан паркы Тарихи парклар ассоциациясенә кергән

“Россия – минем тарихым” Казан паркы Тарихи парклар ассоциациясенә кергән. Бу хакта “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.Казан тарихи паркы бер ел дәвамынд...

“Россия – минем тарихым” Казан паркы Тарихи парклар ассоциациясенә кергән. Бу хакта “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.
Казан тарихи паркы бер ел дәвамында диярлек эшли. Ул дүрт: “Рюриковичлар”, “Романовлар», “1914 — 1945: Бөек тетрәнүләрдән Бөек Җиңүгә кадәр” һәм “1945 — 2016: Россия — минем тарихым” экспозицияләреннән тора.
Парк вакыт машинасын хәтерләтә. Аның ярдәмендә бирегә килүчеләр үзләрен кызыксындырган чорга күчә ала. Шулай ук парк мәйданында даими рәвештә интеллектуаль викториналар, уеннар һәм квестлар үткәрелеп тора.
Ставрополь тарихи паркында “Россия тарихы: киләчәк технологияләре ярдәмендә үткәнгә караш” федераль форумы узды. Анда Россиянең 17 шәһәреннән, шул исәптән Казаннан да, федераль проектның йөзләп белгече катнашты.
Чарада “Россия – минем тарихым” Тарихи парклар ассоциациясе төзелеше турында фикер алыштылар. Тарихи парклар ассоциациясе тарихи парклар үсеше стратегик планын тормышка ашыру белән шөгыльләнәчәк.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: