Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Россия Пенсия фонды пенсияләр һәм пособиеләр билгеләүне гадиләштерде

Пенсия фонды коронавирус шартларында кайбер пособиеләр һәм пенсияләр билгеләүне гадиләштерде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.Фонд мәгълүматлары буенча, бүген пенсияләрнең 70 проценттан артыгын электр...



Пенсия фонды коронавирус шартларында кайбер пособиеләр һәм пенсияләр билгеләүне гадиләштерде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.




Фонд мәгълүматлары буенча, бүген пенсияләрнең 70 проценттан артыгын электрон гаризалар буенча рәсмиләштерәләр.




Әгәр дә кешенең электрон гариза бирү мөмкинлеге юк икән, Россия Пенсия фонды белгечләре аңа телефоннан шалтырата, пенсия билгеләү өчен ризалык ала, шуннан соң аны рәсмиләштерү эшен башлый.




Инвалидлык буенча барлык пенсияләр һәм кайбер социаль түләүләр Федераль инвалидлар реестры мәгълүматларына нигезләнеп билгеләнә.




18 ел тулган туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга якындагы айларда түләүләрне озайту өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Шулай ук ышаныч кәгазе буенча, яшәү урыны теркәлмәгән урыннан, чит илдә пенсия алу, ана капиталыннан айлык түләүләр алу мөмкинлеге саклана.




Россия Пенсия фонды белгечләре беркайчан да шәхси мәгълүматларны, СНИЛС, банк картасы номерын яки ПИН-код, шулай ук шәхси кабинетка керү паролен сорамавын искәртә.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: