Белешмәлектә кандидатлар өчен кемнең тавыш бирергә хокукы барлыгы, моны ничек эшләргә икәнлеге һәм тавыш бирү көнендә сайлаучы үз участогына килә алмаган очракта нишләргә кирәклеге хакында хәбәр ителә.
Россиянең балигъ булган һәр гражданины хәзерге вакытта кайда булса, шул урын буенча үзен сайлаучылар исемлегенә кертү турында алдан ук гариза тапшырырга тиеш. Моны «Дәүләт хезмәтләре» порталында яки якындагы территориаль, йә булмаса участок сайлау комиссиясендә яисә күпфункцияле үзәктә эшләргә мөмкин.
Системаны алдарга, шулай ук ике һәм аннан да күбрәк тапкыр тавыш бирергә тырышкан өчен җаваплылыкка тарту каралган.
Добавить комментарий