Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Россиядә грипп һәм ОРВИны кисәтү буенча кайнар линияләр эшли башлады

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемия сезоны алдыннан грипп һәм тын юлларының кискен вируслы инфекциясен кисәтү буенча кайнар...

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемия сезоны алдыннан грипп һәм тын юлларының кискен вируслы инфекциясен кисәтү буенча кайнар линияләр эшен башлап җибәрә, диелгән ведомство сайтында. Бу хакта РИА Новости җиткерә.
"2 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Россия субъектларындагы Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте кайнар линия телефоннары аша һәм кулланучыларга консультация бирү пунктларында грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча сорауларга җавап бирәчәк", — дип хәбәр итә Роспотребнадзор.
Ведомство мәгълүматлары буенча, белгечләр кайда прививка ясатырга мөмкин булуын, аңа ничек әзерләнергә кирәклеген, гриппка каршы прививканың башка вакцинацияләр белән катнаштырырга яравы-ярамавы турында җавап бирәчәкләр. Биредә хезмәткәрләр әти-әниләргә балаларын ничек йогышлы авырулардан саклап булуы, битлекләр куллану һәм башка чаралар буенча киңәшләрен бирәчәк.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: