Россиядә язылышмыйча яшәүне рәсми никахка тиңләргә мөмкиннәр
Россия Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү ихтималын күздә тоткан канун проекты Дәүләт Думасы каравына тапшырылды. Документның авторы, сенатор Антон Беляков Кодекска «фактик никах мөнәсәбәтләре» дигән яң...
РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, Беляков ир-ат һәм хатын-кызның биш елдан артык бергә яшәвен яки ике ел дәвамында бергә гомер итүен һәм уртак балалары булуын мондый мөнәсәбәтләргә тиңләштерергә мөмкин дип саный. ТАСС агентлыгы белдергәнчә, югарыдагы шартларның берсе булган очракта ир-ат һәм хатын-кыз берлеге фактик никах мөнәсәбәтләре хокукый статусын ала.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Федераль дәүләт статистика хезмәте соңгы биш елда никахын рәсмиләштерергә теләгән хатын-кызларның саны кимүен теркәгән.
«Татар-информ»
Добавить комментарий