Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Россиядә машина йөртү таныклыгын алмаштыру һәм бирү тәртибе үзгәрде

Яңа кагыйдәләр дәүләт хезмәтләрен тиешле сыйфатта күрсәтү, россиялеләрнең акчасын һәм вакытын саклап калу һәм ришвәтчелекне киметү өчен чыгарылган.Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев машина йөртү...

Яңа кагыйдәләр дәүләт хезмәтләрен тиешле сыйфатта күрсәтү, россиялеләрнең акчасын һәм вакытын саклап калу һәм ришвәтчелекне киметү өчен чыгарылган.


Әлегә таныклыкны дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләре генә бирә ала.
Хөкүмәт карары ЮХИДИдан килеп ирешкән таныклыкларны Күп функцияле үзәкләр бирә алуны күзаллый. Шулай ук монда халыкара таныклык бирү дә керә.
Моннан тыш, имзаланган карарда машина йөртү таныклыгын гамәлдәге вакыты беткәнгә кадәр алмаштыру мәсьәләсе дә каралган. Яңа кагыйдәләр нигезендә, машина йөртүчеләр, медицина бәяләмәсе булса, тагын ун елган яңа таныклык алырга мөмкин. Әлегә исә таныклыкта күрсәтелгән вакыт үзгәртелми.
Шулай ук хөкүмәт карары чит ил машина йөртү таныклыгын безнең илнекенә алмаштыру тәртибен дә аңлата.
Яңа кагыйдәләр дәүләт хезмәтләрен тиешле сыйфатта күрсәтү, россиялеләрнең акчасын һәм вакытын саклап калу һәм ришвәтчелекне киметү өчен чыгарылган.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: