Россиядә "Үлемсез полк" йөрешендә 8 миллионга якын кеше катнашкан
Узган елда йөрештә 6,2 миллион граждан катнашкан.Бөтен Россия буенча "Үлемсез полк" акциясендә 8 миллионга якын кеше катнашкан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкка сылт...

Узган елда йөрештә 6,2 миллион граждан катнашкан.
"Россия шәһәрләрендә "Үлемсез полк" акциясе кысаларында ике меңнән артык чара узды. "Үлемсез полк" рәтләренә бөтен ил буенча 7,8 миллион кеше басты, - дигән Волк.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган елда йөрештә 6,2 миллион граждан катнашкан.
"Татар-информ"
Фото: Рамиль Гали
Добавить комментарий