Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Россиялеләр Путинга “Турыдан-туры элемтә”гә 1,3 млннан артык сорау юллаган

Россиялеләр Путинга “Владимир Путин белән турыдан-туры элемтә”гә ике көн кала төрле каналлар аркылы 1,3 млннан артык сорау юллаган. Бу хакта 15 июньдә тапшыруны трансляцияләчәк "Россия 24" телеканалы...

Россиялеләр Путинга “Владимир Путин белән турыдан-туры элемтә”гә ике көн кала төрле каналлар аркылы 1,3 млннан артык сорау юллаган. Бу хакта 15 июньдә тапшыруны трансляцияләчәк "Россия 24" телеканалы хәбәр итә.
“Турыдан-туры элемтә”гә килгән популяр сораулар программаның moskva-putinu.ru рәсми сайтында басылган. Алар арасында юлларның начар торышы, торак-коммуналь хуҗалыгы, чүплекләр, төзелеш, ипотека, түрәләрнең җавапсызлыгы, мәгариф мәсьәләләре, Украинадагы вазгыять һәм санкцияләр бар.
"Безнең Кандра авылы юлы коточкыч хәлдә, аннан йөреп булмый. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча “отпискалар” гына килә, - дип видео юллаган берәү. – Ул хатларда безнең юл төзекләндерелгән диелгән, әмма бу дөрес түгел”. Икенчесендә: "Кайчан безнең түрәләр үз эшләре өчен шәхси җаваплылык тота башлыйлар? Ни өчен, җәзага тартасы урында, аларны эшләреннән алалар яки икенче урынга күчерәләр?” – диелгән. Ә кайберләре хәтта сорау да түгел, ә авторның җан авазы булып яңгырый: "Мин Сириядә тынычлык булуын һәм мөселманнар белән христианнар арасында сугыш булмавын телим".
"Россия 24" мәгълүматлары буенча, “Турыдан-туры элемтә”гә 674 мең шалтырату, 300 мең СМС- һәм ММС-хәбәрләр, 226 меңе социаль челтәрләр аша, 100 мең сорау программа сайты аркылы, шулай ук 12 мең видеохәбәр кергән.
Путин белән 15 июньдә булачак  “Турыдан-туры элемтә” исәп буенча - 15нчесе. Ул эфирга Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә Беренче, "Россия 1", "Россия 24" телеканалларында һәм "Маяк", "Вести FM" һәм "Радио России" радиостанциясе аша трансляцияләнә.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: