Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Россиялеләрнең азык-төлек җыелмасы кәрзине кыйммәтләнгән

Ведомство мәгълүматлары буенча, июль башына минималь азык-төлек җыелмасына бәяләр 15 %ка арткан. Шул рәвешле, июнь аенда уртача алганда 33 продукттан торган "кәрзин", май күрсәткечләре белән чагыштырг...

Ведомство мәгълүматлары буенча, июль башына минималь азык-төлек җыелмасына бәяләр 15 %ка арткан. Шул рәвешле, июнь аенда уртача алганда 33 продукттан торган "кәрзин", май күрсәткечләре белән чагыштырганда, 5 %ка кыйммәтләнгән. Аның бәясе 4200 сумга җиткән. Бу хакта "Известия" яза.
Билгеләп узылганча, июньдә бәяләр, нигездә, яшелчәләргә үскән.
Россия Икътисади үсеш министрлыгы моны начар һава торышы аркасында көньяк төбәкләрдән һәм БДБ илләреннән яшелчәләр китерү кимү белән аңлата. Ә узган ел запаслары инде гомумән беткән. Шуңа күрә җитешмәүчәнлекне кыйммәтле импорт ярдәмендә тулыландырырга туры килгән.
Әмма шул ук вакытта бер төркем яшелчәләргә һәм җиләк-җимешләргә бәяләр кимү күзәтелгән. Әйтик, кыяр һәм помидорга бәяләр 25,4 һәм 22,8%ка кимегән, ә сарымсак 3,8%ка төшкән.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: