Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Россиядә ана капиталын баланы укыту максатларында куллануны гадиләштерәчәкләр

Закон проекты кабул ителгән очракта, белем бирү оешмасы, тиешле килешү төзеп, Россия Пенсия фондына мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә тапшыра алачак.РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ана капитал...

Закон проекты кабул ителгән очракта, белем бирү оешмасы, тиешле килешү төзеп, Россия Пенсия фондына мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә тапшыра алачак.
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ана капиталының мәгариф юнәлешен гадиләштерергә һәм килешү белән эшләүче гаиләләрне кооперативлар белән якларга тәкъдим итә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости агентлыгы яза.
«РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан ана капиталы акчасын баланы укыту максатларында куллануны гадиләштерә торган һәм аны торак шартларын яхшыртуга юнәлдергәндә гражданнарның хокукларын яклау буенча өстәмә механизмнарны күздә тоткан закон проекты әзерләнгән», - диелә хәбәрдә.
Аның нигезендә, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә генә, ана капиталы акчасын баланың уку чыгымнарын каплауга тотарга тәкъдим итә. Закон проекты кабул ителгән очракта, белем бирү оешмасы, тиешле килешү төзеп, Россия Пенсия фондына мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә тапшыра алачак. Бу исә ата-аналарга акчаны онлайн режимында күчерү мөмкинлеген бирәчәк.
Тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/society/28-02-2022/rossiyad-ana-kapitalyn-balany-ukytu-maksatlarynda-kullanuny-gadil-shter-ch-kl-r-5850335

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: