Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов Алабугада «Драйлок-Технолоджиз» заводын ачуда катнашты

Проектка җәлеп ителгән инвестицияләр суммасы 40 миллион евродан артып киткән.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасында санитар-гигиена продукциясе җитештерү буенча «...


Рөстәм Миңнеханов Алабугада «Драйлок-Технолоджиз» заводын ачуда катнашты


Проектка җәлеп ителгән инвестицияләр суммасы 40 миллион евродан артып киткән.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасында санитар-гигиена продукциясе җитештерү буенча «Драйлок-Технолоджиз» компаниясенең заводын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Бельгия компаниясе генераль директоры Барт Ван Малдерен сүзләренчә, проектка җәлеп ителгән инвестицияләр суммасы 40 миллион евродан артып киткән. Җитештерүнең гомуми куәте 3-3,5 миллиард аслыкны (подгузник) тәшкил итәргә тиеш. Малдерен сүзләренчә, проект 5 ел эчендә үзен акларга мөмкин.




Татарстан Президенты компания җитәкчесенә җитештерү өчен «Алабуга» махсус икътисадый зонасын сайлаганы өчен рәхмәт җиткерде.
«Бүген зур вакыйга. Бу проект безнең ил өчен бик кирәк, ул импортны алыштыру мәсьәләсен хәл итә. Мин әлеге проектның эшен җайга салган инвесторга рәхмәт белдерәм. Завод җитештергән продукт зур әһәмияткә ия. Кешеләр сәламәтлеге – иң мөһиме», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Шунысын әйтергә кирәк, бу Россиядәге беренче завод түгел. Моңа охшаш җитештерү Түбән Новгородта бар. Компания хатын-кызлар, балалар һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән халык өчен аслыклар, биләүсә һәм урологик авырулы кешеләр өчен махсус әйберләр ясау белән шөгыльләнә.
«Татар-информ»га «Драйлок-Технолоджиз» вәкилләре хәбәр иткәнчә, завод акрынлап 14 линияне эшләтергә уйлый. Бүген бишенче линия эшләү алдында тора.
Завод төзелеше зур булмаган өзеклекләр белән берничә этапта барган. Компания 2013 елда ук махсус икътисадый зонаның резиденты булган, төзелеш 2014 елда туктап торган. 2015 елда инвестор проектны тормышка ашыруны дәвам итәргә карар кылган.
«Татар-информ»
Фото: Рустам Кильсинбаев

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: