Рөстәм Миңнеханов: Алтай Республикасы илебезнең уникаль төбәге
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Алтай Республикасына сәфәре кысаларында “Алтай – Евразиянең йөрәге” Истәлек билгесен карады. Татарстан Президентын Алтай Республикасы башлыгы Александр Бер...
Истәлек билгесе Татарстанда әзерләнеп, алтай халкының ирекле рәвештә Россиягә кушылуына 250 ел тулу уңаеннан 2006 елда Республикага бүләк ителгән булган. Проект авторлары - Татарстан Республикасы осталары.
Әлеге билге Алтай Республикасы административ чигендә Катунь елгасы ярында урнаштырылган. Александр Бердников үз чыгышында Рөстәм Миңнехановка сәфәре өчен рәхмәт җиткереп, алга таба Россиянең әйдәп баручы субъектларының берсе булган Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксынуларын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов әлеге очрашуның истәлекле вакыйга булуын, Алтайның татарларның борынгы ватаны икәнен, бүгенге көндә уртак тамырлар эзләнүен, археологлар һәм тарихчылар белән уртак проектлар эшләнүен җиткерде. Әлеге очрашу төбәкләрне тагын да якынайтыр, дип өмет белдерде.
Алар бергәләп Истәлек билгесе янында кедр үсентеләре утыртты.
"Татар-информ"
Добавить комментарий