Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов Арча районы кырларында бәрәңге алуның барышы белән танышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртән Арча районы кырларында бәрәңге алуның барышы белән танышты. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.Рөстәм Миңнеханов Арча муниципал...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртән Арча районы кырларында бәрәңге алуның барышы белән танышты. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Балыкчылар авылы» кунакханә-сәламәтләндерү комплексын карады, шуннан соң «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ басуында районның авыл җирлеге башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.
Рабочая поездка Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова в Арский муниципальный район
Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һ.б. рәсми затлар озатып йөрде.
Татарстан Президентына район кырларында бәрәңге алуның барышы хакында бәян иттеләр. «Кырлай» агрофирмасы мисалында районда үстерелә торган чөгендер, бәрәңге, кәбестә һ.б. яшелчәләрнең кайбер сортларын күрсәттеләр.
Аерым алганда, «Кырлай» агрофирмасының 9 711 гектар чәчүлек җире бар. Бәрәңге 1 мең гектар мәйданны били. Бүгенге көндә «икенче икмәк» 400 гектар мәйданда алынган, барлыгы 14,4 мең тонна бәрәңге җыелган, уңыш гектарыннан уртача 360 центнер тәшкил итә.
Рабочая поездка Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова в Арский муниципальный район
Агрофирмада бәрәңгенең «Ред Скарлетт», «Королева Анна», «Гала» һ.б. сортлары үстерелә. Бәрәңге алуда ике үзйөрешле һәм ике тагылмалы комбайн эшли.
Рөстәм Миңнехановка «Кырлай» агрофирмасының зур мәйданнарда «икенче икмәк» үстерү белән шөгыльләнә торган республикадагы 20 авыл хуҗалыгы предприятиесенең берсе булуы хакында хәбәр иттеләр.
tatar-inform.tatar

Фото: tatarstan.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: