Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан буенча төбәк төркемен җитәкли
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан буенча Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк төркемен җитәкләде. Бу хакта бүген Мәскәүдә партиянең XX съездында билгеле булды.Ш...
Шулай ук РФ башка субъектларының төбәк төркемнәре дә күрсәтелде. Аерым алганда, Петербург буенча «Бердәм Россия» исемлегенең төбәк төркемен «Эрмитаж» директоры Михаил Пиотровский, Мәскәүдә мэр Сергей Собянин җитәкли.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына сайлаулар 19 сентябрьдә узачагы турындагы указны имзалаган иде.
"Татар-информ"
Добавить комментарий