Рөстәм Миңнеханов: Без сезнең белән киләчәгебезне сайладык!
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына сайлауларда катнашуы өчен рәхмәтләрен җиткерде. “Гражданлык позициягез өчен рәхмәт сезгә”, - диде ул сайлаучылар өчен оештырылган “Мин тавыш би...
![Рөстәм Миңнеханов: Без сезнең белән киләчәгебезне сайладык!](http://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/03/18/10-02.jpg)
“Бүген илебезнең иң әһәмиятле сайлаулары узды – без Россия Президентын сайладык. Бу бик катлаулы зур процесс, бу - сайлау комиссиясе, күзәтүчеләр, иң мөһиме – сайлаучылар. Республикада бу процесс бик уңышлы узды. Без көчле Россия һәм көчле Татарстан өчен! Без сезнең белән киләчәгебезне сайладык! Сезгә бик зур рәхмәт! Уңышлар сезгә! Бергә булыйк!” - диде Президент.
![àÃÆÃÂÃâðü ÃÅøýýøÃâ¦Ã°Ã½Ã¾Ã²: ÃÅÃ⹠ÿÃâ¬Ã¾Ã³Ã¾Ã»Ã¾ÃÂþòðûø ÷ð ýðÃËõ ñÃÆôÃÆÃâ°ÃµÃµ](http://www.tatar-inform.ru/upload/image/2018/03/18/30-51.jpg)
Президент сәхнәгә Салават Фәтхетдинов чыгышыннан соң чыкты һәм сәламләү сүзләреннән соң тамашачылар янына төшеп Валерий Меладзе чыгышын тамаша кылды.
![](http://www.tatar-inform.ru/upload/image/2018/03/18/0275.jpg)
Бик салкын көн булуга карамастан, "Казан Арена" алдындагы мәйданга меңләгән кеше җыелган иде.
“Татар-информ”
Фото: Рамиль Гали, Елена Кривопатре
Добавить комментарий